“Кардәшләр” төрки телле халыклар мәдәнияте җәмгыяте- Калининград төбәк иҗтимагый оешмасы “Милләтләр бәйрәме”ндә (“Бал национальностей”) катнашты.
Чара кысаларында милләттәшләребез татар халкының көнкүрешен күрсәтә торган тирмә оештырды. Бәйрәмдә катнашкан һәркем әлеге мәйданчыкта татарларның гореф-гадәтләре, киемнәре, милли ризыклары белән таныша алды.
Бәйрәм төрле милләт вәкилләренең чыгышлары белән төгәлләнде.