ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Калининград яшьләре Мәскәүдә “Россия – семья семей” марафонында катнаша
Калининград яшьләре Мәскәүдә “Россия – семья семей” марафонында катнаша

Калининград яшьләре Мәскәүдә “Россия – семья семей” марафонында катнаша

“Знание” “ Россия – семья семей” Россия җәмгыятенең марафоны – безнең ил халыкларының  Бердәмлек Елына старт бирә.

Бүген, 5 февраль көнне, Мәскәүдә узган форумда Калининград шәһәреннән 5 вәкил катнаша. Алар татар, якут, бурят, кыргыз, ингуш халыкларының яшьләр оешмаларыннан.

Анастасия  Тарасевич – Калининград шәһәренең татар яшьләре җитәкчесе. “Канта” исемендәге БФУ уку йортының 2 курс студенты. Лингвистика факультетында испан, инглиз телләрен өйрәнә.

Вакыйга Мәскәүнең “Россия” Милли үзәгендә узачак һәм анда 4 меңнән артык катнашучы булыр дип көтелә.

Программада  төрле милләт вәкилләренең танылган шәхесләренең чыгышлары, бию, спорт төрләре буенча мастер-класслар да каралган.

Фирүзә Әбсәламова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*