2025 елның 21 мартында Чистай шәһәренең “Ислам” үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының “Кама аръягы” зонасы җирле оешма җитәкчеләренең күчмә утырышы узды. Утырышта Чистай, Норлат, Аксубай, Алексеевский һәм Яңа Чишмә районнарының җирле оешма җитәкчеләре катнашты.
Кунаклар “Ислам” үзәгендә җылы каршы алынды. Утырыш барышында, “Кама аръягы” зонасы җирле оешма җитәкчеләренең эшчәнлеге, “Камалия” ял итү һәм үсеш үзәге белән танышу, 1000 еллык тарихлы татар зиратына экскурсия, Нәүрүз бәйрәме йолалары һәм гореф-гадәтләр, күргәзмәләр, мөнәҗәтләр белән баетылган Ифтар кичәсе кебек чаралар үткәрелде.
Чистайда элек-электән милли һәм дини хәрәкәт алдыңгы сафларда булды, һәм бу хәзер дә шулай дәвам итә. “Ислам” үзәге җитәкчесе Фәрит әфәнде Галимовка бу эшне киң колачлы һәм эзлекле алып баруы өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.