tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында май канаты ясау йоласын уздырдылар
Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында май канаты ясау йоласын уздырдылар

Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында май канаты ясау йоласын уздырдылар

Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында Халкыбызның борынгы заманнардан ук килә торган узенә генә хас йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәсе. Мондый өмәләр бик күңелле уткән. Каз өмәләре беткәч, кышкы озын кичләрдә каз каурые сыдырып, май канаты ясаганнар. Билгеле инде, мондый кичләр уен-көлкесез, жыр-биюсез узмаган. Бу өмәләрдә кызларнын уңганлыгы да куренгән. Егетлэр монда үзләренең сөйгән ярларын да тапканнар.
Мәдәният йортында эшләп килүче ,,Ак калфак” түгәрәгенә йөрүче кызлар белән май канаты ясау йоласын искә төшердек: каурый сыдырып май канаты ясадык. Жырлап, биеп күңелле итеп ял иттек.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*