12 февральдә һәм 18 мартта Камал театрының Кече сәхнәсендә «Киек каз юлы» дип исемләнгән шигъри кичәнең премьерасы була. Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы – Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рәссам – Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Ут буенча рәссам – Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Программада – классик һәм заманча шигъри әсәрләр яңгыраячак.
Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова, классик гитара буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Айдар Абдрахимов, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Рөстәм Рафигуллин катнаша.