«Татар-информ»да күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры Фатыйх Сибагатуллинның 75 еллыгына багышланган искә алу кичәсенә багышланган матбугат очрашуы булды.
-
Искә алу кичәсе Камал театрында була
Тулырак бу хакта журналистларга РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Раил Шәмсетдинов сөйләде.
«Искә алу кичәсе Камал театрының яңа бинасында үтәчәк. Монда Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар көтелә. Чөнки ул Россия Дәүләт Думасы депутаты булып та хезмәт куйды. Республикадан карасак, барлык җитәкчелек, Рәис Аппараты җитәкчелеге дә, аннары Фатыйх Сәүбәнович белән югары уку йортларында эшләгән укытучылар, академиклар, аның фикердәшләре чакырылган. Ул депутат булып эшләгәндә, округ буенча 7дән артык районннан сайланган иде, муниципалитет башлыклары да киләчәк, аерым бер министрларга чакыру җибәрелгән», – дип билгеләп китте спикер.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, хәтер кичәсендә танылган артистлар да булачак.
«Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Зилә Сөнгатуллина, Артур-Эльза Исламовлар, «Казан нуры» оркестры һәм Камал театры артистлары чыгыш ясаячак. Алып баручыларыбыз – Илдар Кыямов һәм Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәлахова булачак. Матур эчтәлекле, бай кичә көтелә», – диде ул.
Кичә 19.00 сәгатьтә башланып китәчәк.
Сибагатуллин исемен мәңгеләштереп китап нәшер иткәннәр
Фатыйх Сибагатуллинга багышлап китап нәшер итүләре хакында Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи хәбәр итте һәм басма белән таныштырып үтте.
«Менә яңалык: үзем дә ышанып бетә алмыйм, әле генә Фатыйх Сибагатуллинга багышланган китап кулыма килеп керде. Яңа гына «табадан» төшкән басма, яңарак кына «Идел-Пресс»тан кереп алып чыктым. Бу китап Фатыйх Сәүбәнович турындагы истәлекләрдән тора. Барыбыз да беләбез, ул бик күп китаплар авторы. Үзе иҗат иткән ике дистәдән артык китаплары бар. Ләкин, монысы аның үзе хакындагы бердәнбер китап. Әлеге басмада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да, беренче Президент Минтимер Шәймиевның да, аның белән бергә эшләгән коллегаларының, депутатларның да фикерләре урын алган», – дип сөйләде Гөлназ Шәйхи.
Шулай ук спикер истәлекле басма киңкырлы булуын да ассызыклады.
«Китапта аеруча бер кызыклы блок – Фатыйх Сәүбәновичның гаиләсе турында. Ул һәркемне кызыксындыра торган бүлек инде. Шулай ук иҗат әһелләре, җырчылар, дин эшлеклеләре дә героебызның игелекле хезмәтләрен, изгелекләрен һәм гомумән, нинди кеше булганын бәян иткән китап. Бу китап искә алу кичәсендә тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә, ул кичәгә Фатыйх Сибагатуллин яраткан җырлар башкарылыр, аның турында якты хатирәләр яңарыр һәм ул иҗат иткән шигырьләр яңгырар», – дип билгеләп үтте ул.
Басма Сибагатуллинның хатыны Рәдифә Сибагатуллинаның теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән дөнья күргән.
Үрнәк шәхес, остаз һәм эксперт, дип атадылар
Матбугат очрашуынндав РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Раил Шәмсетдинов Сибагатуллинга бәйле булган хатирәләре белән бүлеште.
«Чыннан да Фатыйх Сәүбәнович – күбебез өчен укытучы булды. Укытучы гына түгел, үрнәк шәхес һәм остаз. Мин дә җылы хатирәләр белән искә алам. Аның белән бергә алты ел эшләргә туры килде. Иң башта аны без Нурлат башлыгы итеп беләбез, аннары ул Россиянең Дәүләт Думасы депутаты булды. Менә ул депутат булганда, мин аның ярдәмчесе булып эшләдем. Ул кайсы өлкәдә булуына карамастан, бар тармакта да эксперт булып танылган иде. Думада ул күбрәк экология буенча эшләде, шуңа да Татарстанга да бу юнәлеш буенча күп яхшы эшләр башкарды.
Чыгыш ясаучы шулай ук Сибагатуллинның фикерләре хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмавын әйтте.
«Ул безнең яшь буынны үстерү, тәрбия бирү, уку-укыту системасына керткән өлеше дә зур. Монда инде, билгеләп китәргә кирәк, ул бик күп шәхесләрне тәрбияләп үстерде. Аның кул астында эшләгәннәрнең барысы да якты хатирәләр белән искә ала. Бүгенге көндә Фатыйх Сәүбәновичның арабызда булмавына өч ел булса да, ул биргән киңәш, үгет-нәсыйхәт сүзләре әле дә актуаль һәм эшемдә бик теләп, рәхмәтле булып кулланам», – дип ассызыклап үтте спикер.
Журналистлар белән очрашу барышында шулай ук туган районы Арча якларында да, үзе башлык булып хезмәт куйган Нурлатта искә алуларын, әлеге муниципалитетлардан хәтер кичәсенә килүләрен билгеләп уздылар.
Фатыйх Сибагатуллин хакында: Табынга Татарстан икмәге чыгарды, сөт җитештерүен арттырды
Гөлназ Шәйхи, Фатыйх Сибагатуллинга багышланган китапны басмаханәгә бастырырга бирер алдыннан барлаган хатирәләрне искә алды.
«Әгъзам Саматович (ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе – Т-и искәрмәсе) сөйләп үткән бер хатирәне искә төшермәкчемен. Фатыйх Сибагатуллинны Авыл хуҗалыгы министры итеп куйганнан соң, Минтимер Шәймиев белән булган сөйләшүен искә төшерде. Минтимер Шәрипович әйтә икән: «Фатыйх Сәүбәнович, никадәр күп иттереп бодай үстерәбез, әмма, үзебезнең бодайдан пешерелгән икмәкне пешерә алганыбыз юк. Чөнки без иккән бодай терлек азыгына китә, нишләп без аны ипи салу өчен яраклы итеп үстерә алмыйбыз? Сәбәп нәрсәдә, шуны уйлагыз, табыннарда үзебезнең икмәк булырга тиеш», – дип сөйләде Гөлназ Шәйхи.
Икенче елга ук исә Татарстан басуларында үстерелгән игеннән булган икмәк өстәлгә куелган.
«Фатыйх Сәүбәновичның бу бик зур хезмәтләренең берсе – без бүгенге көндә дә үзебезнең оннан пешерелгән икмәкне ашыйбыз. Икенчесе: без дә балачакта чөгендер басулары утадык. Ләкин, ул Буа, Чүпрәле якларында бигрәк тә каты булган кул хезмәте белән чөгендер үстерү. Фатыйх Сәүбәнович министр булып килү белән Татарстанның чөгендер басуларында бу эшкә нокта куела, район һәм авыл уңганнарының яшәеш-көнкүреше җиңеләя. Өченчесе – ул республикага токымлы терлек кертә һәм сөт җитештерү күләме төбәктә арта, алдынгылар сафында булдык. Һәм мондый аның хезмәтләре бик күп, алар китапта язылган», – диде спикер.
Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган төрле чаралар, шул исәптән үзе атлар яраткан кеше булгач – атлар чабышы, аның исемендәге милли көрәш ярышлары уздырыла. Тормыш иптәше Рәдифә Сибагатуллина билгеләп үткәнчә, аларның гаиләсе якын кешеләренең исемен мәңгеләштерүдә күрсәткән һәръяклап ярдәм өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә рәхмәтле.
Фатыйх Сибагатуллинның хатыны: Аның белән яшәү рәхәт тә, кыен да иде
Истәлекләр белән Сибагатуллинның тормыш иптәше Рәдифә Сибагатуллина да уртаклашты.
«Без Фатыйх Сәүбәнович белән 1998 елның апрель аенда таныштык. Бәхетле яшәдек, дүрт бала үстердек. Ул министр булудан китеп, Нурлатка башлык булып килде. Безнең Татарстанда 47 район булса, Нурлат – күрсәткечләр буенча 46нчы соңгы урынга калган муниципалитетны җитәкләргә килде. Октябрь районы иде, ул аңарга шәһәр статусы алып – Нурлат каласы ясады. Гел беренчелеккә чыгарды, сәнгатьме, төзелешме, ул авыл хуҗалыгы дисеме – Нурлат алдынгы булып китте. Иремне бөтен Татарстан беләдер инде, Россия күләмендәге кеше. Аның белән яшәү рәхәт тә, кыен да иде», – дип хатирәләр белән уртаклашты ул.
Гөлназ Шәйхи билгеләвенчә, Фатыйх Сибагатуллинның тормыш юлына багышланган китапка аның хатыны тарафыннан язылган истәлекләр дә тупланган. Басма киң катлам укучылар өчен тәгаенләнгән һәм 9 октябрьдә Камал театрында Сибагатуллинны искә алу кичәсе тамашачыларына бүләккә биреләчәк.
«Без иремнең 70 яшен зурлап үткәрергә, китап чыгарырга теләгән идек. Ләкин, 70 яшьлек юбилеен уздыра алмадык, короновирус пандемиясе «чәчәк аткан» вакыт туры килде. Ә 75 яшен күрә алмады. Бу китап нәшер итү дә, хәтер кичәсен оештыру да – аның васыятен үтәгән шикелле. Без аның белән 24 ел буена бергә яшәдек һәм монда безнең тормышыбыз турында язылган», – диде Рәдифә Сибагатуллина.
Фото: © «Татар-информ» архивы - Фатыйх Сибагатуллин – 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
Чыганак: tatar-inform.tatar