ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакле узачак
Камал театрында «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакле узачак

Камал театрында «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакле узачак

30 нчы гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә Камал театрының универсаль залында Миләүшә Гафурова шигырьләренә нигезләнгән «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакле узачак.

Спектакль Казан Мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Калеб» яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырыла.

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән барачак.

Режиссер – Гөлчәчәк Баһавиева.

Проектның төп кураторы – «Калеб» яшьләр берләшмәсе проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

Чыганак: Татарстан Републикасы Мәдәният министрлыгы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*