Камал театрында Рөстәм Галиуллинның “Көзге Кайтаваз” пьесасы укылды. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов. Пьеса “Яңа татар пьесасы – 2022” бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары – Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Мортахуҗина, Алинә Мөдәрисова һәм Айгөл Абашева.
Премьера 2023 елның апрелендә көтелә.