24 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә 19.00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм Камал театры кассасыннан алырга була, диелгән хәбәрдә.