23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы “Мендәр әкияте” спектакле премьерасы була. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме узачак.

Бер йомшак-йомшак шәһәрдә, йомшак-йомшак йортта, йомшак-йомшак бүлмәдә… яшәгән ди, булган ди йомшак-йомшак мендәрләр. Алар бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә, беркайчан да эреми торган туңдырмадан гына торган күз күрмәгән илләр, җир асты юлбарыслары белән көрәшүче зебра кебек юллы-юллы маймыллар яшәгән Африка, танклар, самолетлар турында хикәятләр сөләгәннәр. Кызык, мендәрләр боларның барысын да каян белә икән?..
Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә… Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, курку һәм шикләр, дуслык һәм эгоизм, кыюлык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр. Ә иң мөһиме, могҗизага ышандырыр! Могҗиза бар ул, чын күңелдән ышанырга гына кирәк….