
Бәйрәмнең беренче номеры легендарь “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек иде. Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры – Г.Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев, ә алып баручылар – Камал театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова иде.

2019 елда Россия буенча бөтен мәдәният оешмаларында тематик чаралар үтәчәк: спектакльләр, фестивальләр, очрашулар, күргәзмәләр, һ.б. Театр елында үтәчәк чаралар планы: Театр елын ачу һәм ябу тантаналары, VIII Театраль Олимпиада, Бөтенроссия театр марафоны, илнең иң яхшы спектакльләрне онлайн күрсәтү, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрне, фестивальләрне оештыруда ярдәм итү, Россия театр инциклопедиясен бастыру. План буеча, шулай ук, театр биналарын төзекләндерү, 2030 елга кадәр театр сәнгатен үстерү буенча план төзү, балалар өчен театрларны үстерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, театраль белемгә игътибарны арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралган.
