tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камалыштагы Ленинградтан Әсәнгә кайтканнар
Камалыштагы Ленинградтан Әсәнгә кайтканнар

Камалыштагы Ленинградтан Әсәнгә кайтканнар

Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова Ленинград блокадасы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Дөркәй Хатимулла кызы Кадировага Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медален һәм Губернатор Алексей Русских исеменнән бүләк тапшырды.

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Дөркәй үзенең әти-әнисе һәм энесе Харис белән Ленинград шәһәренең Киров районында яши. Тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган әтисе совет-фин сугышында катнаша, ә 1941 елда үз теләге белән, ягъни доброволец булып фронтка китә. Ленинград блокадасы башланганда Дөркәйгә нибары биш яшь, энесенә өч яшь була. Ачлыктан, үзәкләргә үтеп керерлек салкыннан интегәләр, көчкә эзләп тапкан ризык белән җан асрыйлар. 1942 елның язында әтиләре госпитальлә үлә, аннары энесе ачлыктан мәңгелеккә күзләрен йома – сабый йоклаган вакытта җан тәслим кыла.

Якыннарын югалтканнан соң, эвакуация буенча әти-әнисенең туган якларына – Чардаклы районы Әсән авылына кайтып урнашалар. Буй җиткән Дөркәй тормыш арбасына иртә җигелеп, озак еллар Димитровград шәһәренең “Химмаш” заводында тырышып хезмәт итә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде Дөркәй апаның балдан татлы дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ул аларның кадер-хөрмәтен, җан җылысын тоеп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә.

“Чын патриотларыбыз, 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары, җиңүчеләр буыны вәкилләре саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларга карата бик тә игътибарлы булырга тиешбез, алар турында кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлыбыз. Дөркәй Хатимулла кызының якыннары белән күрешеп сөйләшкәннән соң, ветеранга медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр булуы ачыкланды. Шәһәр хастаханәсе җитәкчелеге белән берлектә аларны тиз арада хәл итәчәкбез”,- ди шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова.

Бу тормышта күпне күргән, күпне кичергән Дөркәй апа ил-көннәребезгә тынычлык һәм иминлек насыйп итүен, сугышлар кабатланмавын, күкләребез аяз булуын Аллаһы Тәгаләдән догалар кылып сорый. Безнең әтиләребез бала-оныклары бәхетле тормышта яшәсен өчен яу кырында башларын салдылар бит, шул турыда беркайчан да онытмыйк, ди сугыш чоры баласы.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*