Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, оператор Василий Хохряков һәм мин Камбарка районында сәфәрдә булып кайттык.

Камбарка Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов биредә татар телендә дәресләр алып баруны башлау теләге белән янып йөрүен белдерде. Әлеге сорауны түгәрәк өстәл артында уртага салып сөйләштек. Әңгәмәдә Камбарка районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рим Исламов, Кама муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфис Мирзаянов, Камбарка Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов, бакча мөдире Гөлшат Хөсәенова, Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова катнаштылар. Бакчада татар милләтеннән тәрбияче булмаганлыктан биредә татар телендә дәресләр алып барылмый икән. Рим Дөлфәк
улы: “Без ярдәм кулы сузарга әзер, белгеч булса, өстәмә түләү юлларын да табар идек”, – дигән фикерен җиткерде. Гөлшат Фәнәви кызы җитәкче буларак йөкләмәләре зур булу сәбәпле, бу эшне үз өстенә ала алмавын белдерде. Рәмзия Габбасова Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән ана теле курслары оештыру өчен мөмкинлекләр тудырылуы турында сөйләп узды. Әңгәмә барышында Кама авылында түгәрәкне алып барырдай берничә кеше барлыгы да ачыкланды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшкән сүзләребез юкка гына булмас дип, зур өметләр белән без Шолья авылы мәчетенә юнәлдек.
Шолья мәчетендә безне милләттәшләребез көтәләр иде. Рәмзия Габбасова сәламләгәннән соң, “Яңарыш” газетасы тиражының Удмуртиядәге татар милләтенең көчен, бердәмлеген аңлатуына басым ясады. Камбарка районында берничә ноктада газетага язылып, аны алуны оештыру турында сүз алып барды. Газетаның мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә якын кешеләрнең бәйрәмнәре белән котлау мөмкинлеге, кадерле кешеләргә игътибар җиткерү ысулы икәнен әйтеп китте. Район башлыгы Александр Поддубский һәм Камбарка шәһәре башлыгы милләттәшебез Марат Сөләйманов та очрашуга килгәннәр иде. Александр Поддубский газеталарны редакциядән Камбаркага алып кайтуда ярдәм итәчәген белдерде һәм аны Марат Рәшит улына йөкләде. Бу безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Шолья муниципаль берәмлеге башлыгы Фаил Хәбибуллин һәм Шолья авылы мәчетенең имам-хатибы Ильяс хәзрәт Шакиров газетаны мәчеткә килеп алуны оештырырга сүз бирделәр. Газетага язылуны оештыруны Наилә Хәбибуллина үз өстенә алды.

Безне Камбарка шәһәрендә яшәүче татарлар көтә иде. Очрашу Удмуртиянең атказанган журналисты һәм күпләргә фотограф буларак таныш булган Рәзиф Мирзаяновның юбилее уңаеннан, аның иҗаты белән танышудан башланды. Бу чараны оештыруга Дилфинә Габитова зур көч куйган. Рәзиф Мирзаяновның иҗаты белән кызыксынып, мәгълүмат җыйган, сценарий төзегән, тамашачылар җыю өстендә эшләгән. “Сабантуй” җыр һәм бию ансамбле кызлары безгә матур җырларын бүләк иттеләр, милли ризыклар, тәмле чәй белән сыйладылар. Китапханә мөдире Нәзлия Санникова милләттәшләребез өчен ишекнең һәрвакыт ачык булуын, газетага яздыруда хезмәттәшлек итүгә әзерлеген белдерде. Камбарка шәһәре башлыгы Марат Рәшит улы Камбаркада Сабантуй уздырырга теләге барлыгын әйтте.
Камбарка шәһәрендә соңгы тукталышыбыз Индус Абульфариков биләмәләрендә булды. Күп еллар инде алар тормыш иптәше Рима белән шәһәрдә матурлык тудырып эшлиләр һәм яшиләр. Рима ханым шәһәрдәге кафе җитәкчесе. Кафедагы пөхтәлек, зәвыклык, чәчәкләргә күмелгәнлеге аның татар милләтеннән булуы икәнлеген күрсәтеп тора. Ә Индус әфәнде үз көче белән Камбарка шәһәренең тимер юл вокзалыннан ерак түгел күл ясап, берничә мунча, бассейн төзеп, ял итү базасы эшләгән. Күлдә карп, чуртан балыклары үрчетелә. Бу табыш алу өчен түгел, ә биредә ял итүчеләрнең вакытын кызыклы уздыру өчен. Кунаклар балыкларны тотып, яңадан суга җибәрәләр. Шулай ук катамаранда педальләр әйләндереп сәламәтлекне ныгытырга, саф һава сулап, табигать белән хозурланырга була. Күл уртасында беседка ясап куйган. Алдагы көндә ике ярны тоташтыручы күпер салу, кышын карда йөрү автомобиле сатып алу, 100 башка кадәр эре терлек үстерү теләге белән яши Индус әфәнде.
Сәфәребез бик нәтиҗәле узды. Биредәге милли хәрәкәтнең яңа сулыш алуына шатланып, сөйләшкән сүзләребез, куелган максатларыбыз һавада гына эленеп калмас дигән ышанычлар белән кайттык без Камбарка районыннан. Шундый очрашу оештырганы өчен Тәлгать Сәлаховка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Ализа Хурамшина, Удмуртия Республикасы