Удмуртия республикасының Камбарка районында “ Туган ягым, иркә гөлем” дигән акция кысаларында бик күп төрле чаралар узды:
– «Серле йомгак» – татар халкының мәдәнияты, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу;
– “Татар халкының тарихы” – видеоролик карау;
– башлангыч класслар өчен “Татар өенә” сәяхәт, “ Әбиемнең сандыгында нәрсә бар?” – музыкаль кичә;
-«Газиз туган телем”- татар теле белгечләре өчен интеллектуаль уен;
– «Табышмаклар илендә», «Исемнар», «Мәкальлар» .
Ә “Шигырь бәйрәме”ндә катнашучылар шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүче – Гатаулина Зиләлә.
Бу зур чарабыз калфак тегү буенча мастер-класс белән тәмамланды. Аны Камбарка районның иң актив вәкиле Ахметвалеева Г.Р. оештырды. Аңа рәхмәтебез бик зур, дип яза Бриллиант Абдрахманова.