tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камчатка краенда Сабан туе узды
Камчатка краенда Сабан туе узды

Камчатка краенда Сабан туе узды

20 июль көнне Камчатка крае Сабан туе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катшаты. Ул бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен һәм котлавын җиткерде. Шулай ук Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук чарада Камчатка крае Хөкүмәте рәисе урынбасары П.Е. Ясевич катнашты.

Милли бәйрәм кысаларында ат чабышлары, татар көрәше, милли бәйгеләр, уеннар оештырылды. Татарстан исеменнән Динар Байтимеров, Гүзәлия, виртуоз баянчы Илнур Ганиев чыгыш ясадылар.

Камчатка краенда Сабан туе 30 ел дәвамында үткәрелеп килә. 30 еллыкка 30 кг чәк-чәк тә пешерделәр. Чараның төп оештыручысы Камчатка краеның “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе: Алекс Эльбрус улы Хәйретдинов).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*