ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубай мөселманнары белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубай мөселманнары белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубай мөселманнары белән очрашты

16 нчы март көнне, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубай мөселманнары белән очрашу үткәрде: биредә район башлыгы Алмаз Мингулов исеменнән ифтар мәҗлесе үтте.

Анда 100 дән артык кеше катнашты: имамнар, мәхәллә кешеләре, җитәкчеләр, хөрмәтле Аксакаллар һәм волонтерлар, эшмәкәрләр, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре.

Ифтар вакытында мөфти Камил хәзрәт изге Рамазан ае һәм Язмыш төне (Ләйләтүл-Кадр) турында вәгазь белән чыгыш ясады, җыелганнарның сорауларына җавап бирде, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Әлеге күркәм ифтар мәҗлесендә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Аксубай районы бүлекчә оешмасы җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова һәм активлар катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*