tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Әлеге форум татар милләтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә”
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Әлеге форум татар милләтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Әлеге форум татар милләтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә”

Бүген Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.  Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш уза.

Биредә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.

– Форумда очрашып, татар дин әһелләре үзләренең казанышлары һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шул рәвешле әлеге форум татар милләтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә. Мөселманнар Россиянең төрле почмакларында китаплар бастыра, мәчетләр һәм мәдрәсәләр салдыра, зур җыеннар уздыра, төрле чаралар үткәрә. Аллаһка шөкер, торгынлык чоры түгел. Төрле юнәлешләрдә тәҗрибәләр туплана, алга китеш күзәтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*