Бүген, 19 март көнне, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае узды. Биредә республиканың барлык районнарыннан дин әһелләре җыелды. Сайлаулар нәтиҗәсендә Татарстан мөфтие итеп дүртенче тапкыр Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде.
Диния нәзарәте корылтаенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар катнаштылар.