22 февраль көнне Камка мәктәбе базасында Әфган җирендә батырларча һәлак булган авылдашлары Марс Мангушевның якты истәлегенә традицион кышкы спартакиада гөрләп узды.
Сергач округы администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр эше идарәсе Камка территориаль бүлеге, җирле мәктәп белән берлектә оештырган әлеге спорт чарасында быел Сергач һәм Кызыл Октябрь округлары мәгариф учреждениеләреннән 180гә якын спортчы катнашты. Ә оештыручылар, хөрмәтле кунаклар, җанатарлар, спорт сөючеләр белән бергә бу көнне биредә халык саны якынча 250не тәшкил иткәндер. Катнашучылар арасында профессионаллар белән һәвәскәрләрнең булуы, бу чын спорт ярышында һәркемне күңелле көндәшлеккә этәрде. Шул ук вакытта “Иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу” дигән девиз белән чыгыш ясаган дуслык атмосферасы һәркемгә ярышлардан ләззәт алырга мөмкинлек бирде.
Тантаналы өлеш өчен быел да Сергач округы үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре җаваплы иде. Рус Пожары мәктәбенең Александр Матросов исемен йөрткән яшьармиячеләр отряды төркеме тантаналы Марш белән залга Россия байрагын керткәннән соң, сафка тезелгән спортчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм кунакларны беренче булып Сергач округы депуталар Советы рәисе Равил Мангушев сәламләде.
– Бүген авылыбызда, округыбызда зур бәйрәм. Ул Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авылдаш батырыбызны тагын бер кабат искә алу, халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм, ниһаять, округдашларны берләштерү максатыннан уздырыла.
Президентыбыз карары нигезендә 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шуңа да илебез сагында торучыларның һәркайсы алдында баш иябез, – диде Равил Салехович.
Камка территориаль бүлек җитәкчесе Хайдәр Какушкин барча спортчыларны, кунакларны спорт бәйрәме белән тәбрикләп, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән оештырылган спартакиаданың мөһимлеген билгеләп үтте. “Без үз геройларыбызның якты истәлеген кадерләп сакларга тиеш, аларның исемнәрен буыннардан-буыннарга җиткерергә кирәк”, – диде һәм Әфган белән Чечен сугышы катнашучылары – грибанлы Рифат Жамалов белән Ринат Хөсәиновка, камкалылар Ринат Какушкин белән Камил Сәиновка территориаль бүлек исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук
Марсның туганы Рафек Мангушев та оештыручылар тарафыннан бүләк белән билгеләнеп үтте.
Ниһаять, ярышларга старт бирелде. Катнашучылар, үзләре теләгән спорт төрен сайлап, командаларга бүленде hәм аларны уздыру бүлмәләренә таралды. Ә алар бу көнне сигез спорт төре һәм ГТО нормативларын тапшыру биремнәрен узу буенча оештырылган иде.
Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып үз көчләрен сынауга чаңгычы егет-кызлар кереште. Алдан салынган чаңгы эзенә өчәр кешедән торган биш команда әгъзалары басты. Кояшлы җылы көн, җанатарларның активлыгы эстафетаны узучыларга көч-дәрт өстәп торды, җиңүгә этәргеч булды. Нәтиҗәдә, рус Пожары командасы финишка беренче, хуҗалар икенче, Уразавыл уку үзәге студентлары өченче килде.
Мәктәпнең яңартылган спорт залында унбер команда волейбол уйнады. Катнашучылар күп булганга, бу төр буенча ярышлар быел да иң соңгылардан тәмамланды, ә җиңү бәхете Абаим җыелма командасына елмайды, икенчедә – Камка, өченчедә – Сергач агротехникум студентлары.
Өстәл теннисын яратучылар икенче катта урнашты. Җиде команда спортчылары ике өстәлдә уен алып барды. Нәтиҗәдә, 17 яшькәчә төркемдә беренче урынны рус Пожары, икенчене Яндавишча, өченчене Сергачның 6 номерлы мәктәбе укучылары алды. 18 яшьтән өлкәнрәкләрдән тупланган алты команда арасында хуҗалар беренче, Янау – икенче, Сергачның 5 номерлы мәктәбе командасы – өченче.
Шулай ук ике яшь төркемендә оештырылган шашка ярышларында, гомуми алганда, 12 команда катнашты. 17 яшькәчә шашкачылар арасында беренчене Сергачның “Созвездие” балалар иҗаты үзәге, икенчене Яндавишча, өченчене рус Пожары мәктәбе командалары алды. Өлкәннәр арасында уен барышында бераз каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар барлыкка килсә дә, судьялар карары нигезендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Камка – беренче, рус Пожары – икенче, Яндавишча – өченче.
Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан, кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә әһәмияте зур булган шахмат ярышларында ун команда катнашырга теләк белдерде. Беренче төркемдә “Созвездие” үзәге – беренче, Сергачның 6 номерлы мәктәбе шахматчылары – икенче, Уразавыл уку үзәге студентлары – өченче. Икенче төркемдә Уразавыл командасы беренче, рус Пожары – икенче, Яндавишча шахматчылары өченче булды.
Армспортта (18 яшькәчә) ике дистә катнашучыдан беренче һәм икенче урыннарны Уразавыл уку үзәге егетләре Эльнар Эксанов белән Рамис Сафиуллин алды, Денис Тютин (Пожар) өченче булды. 18 яшьтән олыраклар арасында кул алышкан ир-атлардан Марат Ибраһимовка (Уразавыл) тиңнәр юк иде – ул беренче, икенче-өченче урыннарда яндавишчалылар Дамир Батдалов һәм Саид Сәйфетдинов.
Дүрт минут эчендә 16 килограммлык герне 90 тапкыр күтәреп, 18 яшькәчә төркемдә Рамис Сафиуллин беренчелекне алды. Пожар егетләре Денис Тютин белән Максим Егоршин икенче-өченче урыннарны бүлеште. 18 яшьтән олыраклар арасында герне 95 тапкыр күтәрү нәтиҗәсе белән Иван Бобров (Пожар) беренче, Камка егетләре Әхмәт Каримов белән Дамир Сафаров икенче һәм өченче булды.
Спартакиаданың иң кызу өлеше, гадәттәгечә, хис-кичерешләргә бай, бик эмоциональ булып беренче катта оештырылган билбаулы көрәш иде.
30, 35, 40, 45, 50, 60, 70 һәм 70 килограммнан артык үлчәү авырлыкларында келәмгә дүрт дистә малай-егет һәм кызлар (40,50 кг) чыкты. Сергачның “Лидер” ФСКсында билбаулы көрәш белән Рафаэль Арифуллин кул астында тәрбияләнүчеләргә тиңнәр булмады. Һәр үлчәмдә диярлек призерлар сафында алар булды. Ә абсолют авырлыкта яндавишчалы Фәрит Сәйфетдинов җиңеп чыкты, икенче һәм өченче урыннарга Рбишча егетләре Ленар Сәмиуллин белән Нуршат Фәйзрахманов урнашты.
ГТО станциясе электрон мылтыктан ату, урыннан озынлыкка сикерү һәм аркада яткан торыш гәүдәне күтәрү биремнәрен үз эченә алган иде һәм аларда якынча илле егет-кыз көчләрен сынап карады. Һәркайсына нәтиҗәләре язылган махсус сертификатлар тапшырылды. Яндавишчалы Илнар Махмутов урыннан ераклыкка сикерүе өчен (2.82 м) аерым билгеләнеп үтте.
Спартакиада ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләүгә керешкәнче, Хайдәр әфәнде шушы чараны тиешле рәвештә оештырырга һәм уздырырга үз өлешен кертүчеләргә, җирле мәктәп дирекциясенә, спортчыларга, аеруча финанс булышлык күрсәтүчеләргә (ред. Бу Камка егетләре үз исемнәрен билгесез калдыруыбызны үтенде) рәхмәтләрен ирештерде. Ә спортчылар, гадәттәгечә, грамоталар, махсус әзерләнгән медальләр белән бүләкләнде.
Оештыручылар тарафыннан спартакиаданың иң яшь спортчылары билгеләнде, “Җиңүгә омтылышы өчен” һәм “Матур алым” күрсәтүче көрәшчеләр аерым бүләкләнде.
Гомуми исәп буенча беренче урынны яулаган Уразавыл уку үзәге, икенчедә булган рус Пожары һәм лаеклы өченче урынны алган Яндавишча мәктәбе командалары кубоклар һәм грамоталарга лаек булды.
Тулаем алганда, Камка спартакиадасы киң колач җәеп узды. Спортчылар мәктәп хезмәткәрләре әзерләгән кайнар аш, спартакиада тарихында беренче тапкыр булган, спонсорлар исәбенә бушлай таратылган хот-доглар һәм башка ризыклар белән тамак ялгап, күтәренке кәеф белән көн кичкә авышынгач кына кайтыр юлга чыкты. Ә якты истәлеген саклап, югары дәрәҗәдә оештырылган спорт чарасын күктән торып күзәткән мәрхүм Марсның рухы бу көнне аеруча шатлангандыр, дип ышанасы килә.
Румия ХАМЗИНА.
Автор фотолары.