Самара өлкәсе Камышлы авылының «Ак калфак» оешмасы әгъзалары мәктәптә үсмер кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырдылар.
Камышлы районының «Туган як» дип аталган җирле иҗтимагый оешмасы президенты Раилә Нәгыйм кызы иң баштан яулыкларның күп төрле булуын аңлатты, күрсәтте.
«Яулык элек-электән килә. Хатын-кыз күрке – яулык, ә ак яулык — күңел көзгесе. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк эчпочмаклы яулык кына бәйләгәннәр. Тора-бара фабрикаларда дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләренә туры китереп бөркәнгәннәр. Зур-зур чәчәкле матур зәңгәр, кызыл, яшел шәлләрне аркаларына япканнар», — дип сөйләде ул. Француз яулыклары турында да искә төшереп үтте.
Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла. Төсе, бизәкләре, тукымасының сыйфаты — һәрберсе үз чорының узенчәлеге турында сөйли, халкымның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра. Ак яулык хатын-кызның сафлык билгесе булган. Күп вакыт хатын-кызларга яулык бүләк иткәннәр. Хезмәтен тутырып кайткан ир-егетләр дә буләк итеп яулык алып кайта торган булганнар. Егет яраткан кызына яулык буләк иткән.
Укучы кызлар да аллы-гөлле, бизәкле яулыклар, шәлләр алып килгәннәр иде. Аларга палантин яки шарф бәйләргә өйрәттеләр. Мәктәп укучылары бик теләп өйрәнделәр.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы