Камышлы театры үзенең 99нчы сезонын ачып җибәрде.
«27 март кичендә Камышлы район мәдәният йорты бәйрәм төсен алган иде. Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре, театр артистлары, тамашачылар бәйрәм тантанасына җыелдылар. Чараның беренче бүлеге Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган иде.
Мәдәният хезмәткәрләрен, театр артистларын район башлыгы урынбасары Андрей Павлов, район мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте үзәге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина бәйрәмнәре белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Билгеле, бәйрәм бүләксез булмый, шуңа да сәхнәгә бер-бер артлы мәдәният хезмәткәрләре күтәрелде.
…Чараның икенче бүлегендә сәхнә пәрдәсе күтәрелде һәм анда драматург, режиссер Илгиз Зәйниевнын «Әрем исе» исемле ике пәрдәлек мелодрамасы башланды. Бу әсәрне театрның режиссеры Гүзәлия Шакирова сәхнәләштергән.
Рольләрне Фәнис Шаһиев, Алия Кәримова, Искәндәр Төхбәтшин, Лилия Фәртдинова, Гөлнара Шәфигуллина, Илфат Гайнетдинов һәм Радмир Гатауллиннар башкардылар. Әсәр эчтәлекле дә, гыйбрәтле дә иде. Артистлар рольләрен дөрес сайланганнар һәм һәрберсе үз ролен ачып бирә алды, — дип яза хәбәрче Рәйсә ханым Төхбәтшина «Камышлы хәбәрләре» газетасында.
Артур ӘБДЕРӘХИМОВ фотосурәте