19 апрельдә Самара өлкәсендә, Әнвәр Давыдов исемендәге Камышлы район мәдәният йортында, «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедиясе куелачак.
«Татарча өйләнү» — Ркаил Зәйдулла тарафыннан иҗат ителгән ике пәрдәлек комедия. Аны беренчеләрдән булып Оренбург Татар драма театры сәхнәгә куйды. Бу әсәр «Яңа татар пьесасы – 2008» ярышында өченче урынны алды. Ул Рауль Мирхәйдәровның «Игълан аша танышу» хикәясенә нигезләнеп язылган.