22 март көнне Самара өлкәсенең Камышлы районы мәдәният йортында танылган шагыйрь Әнвәр Давыдов тууының 100 еллыгына багышланган зур чара узды.
Шагыйрьне искә алу кичәсенә Әнвәр Давыдовның кызы Алсу һәм өч оныгы да килгән иде. Шигъри-музыкаль кичә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләве белән башланып китте. Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Булат Ибраһимов, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов һәм журналист Минвәгыйзь Зәйнетдинов катнаштылар.
Шуны да әйтергә кирәк шагыйрьнең бер гасырлык юбилее уңаеннан аның гаиләсе “Авылны сагынганда” дип исемләнгән яңа китап бастырып чыгарганнар. Биредә Әнвәр Давыдов турында истәлекләр, авторның татар һәм урыс телләрендә шигырьләре урын алган.
белешмә өчен:
Әнвәр Давыдов 1919 елның 21 мартында Самара өлкәсенең Камышлы авылында игенче гаиләсендә туа. Поэтик тәҗрибәләрен бик иртә башлый: 12 яшендә чагында Камышлыдагы төбәк газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Яшьлегендә Ә.Давыдов Новосибирск һәм Фирганә шәһәрләрендә чыгып килгән газеталарда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1940 елны гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр Волхов, Ленинград янында, Балтыйк буе республикаларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша.
1952 елда Ә.Давыдов Казанга күчеп килә. 1953-55 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Чагыштырмача кыска гомер эчендә (шагыйрь 1968 елда 49 яшендә вафат була) Ә.Давыдов бай әдәби мирас калдыра.Үзе исән чагында аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган 23 китабы басылып чыга.