
Түбәтәй ул — татар халкының таҗы, чын мәгънәсендә, кулдан эшләнгән иҗат җимеше. Ул матурлык өчен генә түгел, ә кызларның осталыгын күрсәтүче әйбер булып торган, чөнки күп кенә кызлар түбәтәй, калфакларны үзләре теккән, чиккән.
Түбәтәй татар хатын-кызларының кием элементы гына түгел, аны әби-бабайларыбыз бөти урынына күз тиюләрдән саклау өчен кигән. Ир-атларның кәләпүше дә, хатын-кызларның калфак, түбәтәйләре ясалышы шуңа да чуар, күзгә ташланып торган, төрле кыйммәтле энҗе ташлар белән бизәлгән булган. Башка төрле бизәнгечләрне дә кызлар нәкъ менә иң беренче чиратта күзсенүдән саклану нияте белән кигәннәр дигән фараз бар.
Мастер-класста катнашучы камышлылар Казан каласыннан килгән дизайнерга олы рәхмәтләрен белдерәләр.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.