Монрелаь шәһәрендә Канада “Мирас” татар мәдәни үзәге “Татарча диктант” акциясен оештырды. Диктантта 10 кеше катнашкан.
Пандемия булу сәбәпле, диктантны шәһәрнең ВэстМаунт районының Морис-Кюлен паркында жыелышып язганнар. Диктант тәмамлангач милләттәшләребез Туган тел бәйрәме үткәреп, чәк-чәк һәм өйләреннән пешереп алып килгэн башка милли ризыклар белән чәйләр эчеп, рәхәтләнеп аралашып утырганнар.