Башкортстанга Россиянең төрле төбәкләреннән күчмә утырышка җыелган «Ак калфак» оешмасы татар хатын-кызлары Кантюковкада булды.
«Мәчет авылыбызга җан өрде», – ди танылган Кантюковка мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Зәйнуллин. Бетә барган, беркайчан Мәдәният йорты, мәчете булмаган Кантюковкада 2008 елда мәчет ачылу – авылның язмышын хәл иткән вакыйга була. Авылга яшьләр кайта башлый, хәзер тулы бер урам – яңа йортлар салынган.
«Суфия» мәчетендә кунаклар кабул итү – гадәти күренеш. Рамил хәзрәт Башкортстанга Россиянең төрле төбәкләреннән күчмә утырышка җыелган «Ак калфак» оешмасы татар хатын-кызларына мәчетне күрсәтте, вәгазь укыды.
Кантюковка авылы – «Газпром трансгаз Казан» компаниясе җитәкчесе Рәфкать Кантюковның туган җире. Башкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан әлеге татар авылында халыкның яртысы – Кантюков фамилияле. 2006 елда Рәфкать Кантюков көче белән авылда яңа мәчеткә нигез ташы салына, 2008 елда ул инде ишекләрен ача. Казан архитекторы Айвар Саттаров эскизы буенча төзелгән мәчет бүген Башкортстанда иң матур гыйбадәтханәләрдән санала. Мәчет Рәфкать Кантюковның 2000 елда вафат булган әнисе хөрмәтенә «Суфия» исемен йөртә.
“Мәчетебезнең даны еракларга таралды, Стәрлетамак районыннан, Ишембай, Салават шәһәрләреннән, Уфадан киләләр. Мәчеттә дин нигезләре, гарәп теле буенча курслар эшли. Никах укыталар, балага исем куштыралар. Шушы еллар эчендә 4428 никах укыдык, быел да инде августка кадәр чират тезелгән, – дип сөйли имам-хатыйб Рамил хәзрәт Зәйнуллин.
«Кантюковканың зур шәһәрләргә якын булуы, мәсәлән, Салават, Ишембай, Стәрлетамак белән аралары 7-20 чакрымнан артмавы, һәм шулай ук соңгы елларда тормыш шартлары яхшыруы – юллар салынуы, йортларга газ һәм су кертелүе дә авылны тернәкләндерүгә этәргеч бирде. Мәчет 193 хуҗалыклы авылның рухи үзәге булып тора», – ди имам.
Лилия Гаделшина, “Татар-информ” МА
автор фотолары