Татар авылының бизәге булган, агачтан уеп ясалган тәрәзә йөзлекләре, бизәкле агач капкалар тарихта гына калып бара. Заман белән бергә авылның да йөзе үзгәрә – тәрәзә йөзлекләре хәзер калайдан, капкалар тимердән ясала. Шулай да авылларда башка йортлардан аерылып, агачның бөтен матурлыгын күрсәтеп торган йорт-капкалар да очрап куя. Шундыйларның берсен Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы аша узып барганда очраттык.
Искиткеч нәфис, таш белән агачны аралаштырып эшләнгән капка һәм йортның хуҗасы белән дә танышып чыктык. Бу матурлыкны Ринат Ибраһимов үз куллары белән тудырган. Ринат ага 1973 елны бәхет эзләп Төрекмәнстан якларына китеп бара. Шунда балалары туа, озак еллар ерак араларга йөрүче шофер булып эшли, ком чүлләрен аркылыга-буйга иңли. Анда җирле халык белән дус булып бик әйбәт яшиләр, тик туган яклар сагындыра – ике КамАЗга төялеп, 1995 елда Олы Мәңгәргә кайтып төшәләр. Ком-таш арасында яшәгәндә, аны агач эше бигрәк тә сагындыра. Туган якка кайткач, рәхәтләнеп эшкә чума. Йортны да, капканы да үз куллары белән төзи. Ташны карьердан үзе ташый, кирәгенчә кисә. Алар мал-туар асрап яши, ике сыер, берничә үгезләре бар. Уртанчы улы авылда баш ветеринария табибе, олы улы һәм кызы Казанда эшлиләр. Хатыны Гөлфия ханым гомере буе шәфкать туташы булып хезмәт куя. Ринат ага авыл тарихын бик яхшы белә, кайчандыр бу авылда яшәгән күренекле байлар, муллалар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Без кергәндә исә ул тагын нидер ясап ята иде. Баксаң, күз явын алырлык матур капкасын сүтеп, яңартырга җыенуы икән, башында яңа идея туган. «Монысын сүтәргә кызганыч түгелме?» – дигән сорауга ул: «Тагын да матурын ясыйм», – дип җавап бирде.
Эльмира СИРАҖИ
Чыганак: madanizhomga.ru