
Журналның беренче битендә үк әдибебезнең фотосы урнаштырылган, алдагы битләрендә биографиясе, төрекчәгә тәрҗемәдә дистәләгән шигырьләре урын алган.
Гомумән алганда, 98 битлек журналның 33 бите татар шагыйренә бирелгән, димәк, Төркиядә татар әдәбияте белән бик кызыксыналар һәм югары бәялиләр.