“Карга боткасы” – татар халкының язгы бәйрәмнәрнең берсе. Борынгылар язны канат очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар. Шуңа күрә туган җирләргә әлеге кошлар кайткач, март ахырларында– апрель башларында табигатькә язның аяк басуын зурлап билгеләп үткәргәннәр. Табигатьнең матур җирендә халык җыелып, ботка пешергәннәр, төрле уеннар үткәргәннәр, җырлар җырлаганнар, теләкләр теләгәннәр, бергәләп ботка белән сыйланганнар, кошларга өлеш биргәннәр.
Бөтендөнья татар конгрессы да күркәм йоланы дәвам итеп, “Туган авылым” комплексында “Карга боткасы” бәйрәмен оештыра. Бу җәһәттән бүген татмедианың конференцияләр залында әлеге бәйрәмне уздыруга багышланган матбугат очрашуы узды.
Утырышта спикерлар ролендә оештыру комитеты әгъзалары чыгыш ясады. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, “Карга боткасы” татар милли бәйрәменең режиссеры Ләйсән Миңнеәхмәтова, “Туган авылым” милли комплексының хезмәте җитәкчесе Роза Гарипова 18 апрельдә үткәреләчәк чараның программасы белән таныштырдылар, журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, бай программалы бәйрәм көтелә:
– Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан телебезне, гореф-гадәтләрне саклау максатында татар халкының матур йолалары – “Татар чәе”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы” бәйрәмнәре традицион рәвештә уздырылып килә. Барысы да “Туган авылым” комплексында оештырыла. “Карга боткасы”на иң мөһиме мәктәп балаларын, студентларны , татар гаиләләрен, туристларны чакырып, алар өчен чын татар бәйрәмен оештырабыз. Бәйрәм милли мохиттә, милли рухта узачак. Ике урында сәхнәдә тамаша барачак, берсендә Биектау районы үзешчәннәре чыгышы тәкъдим ителсә, икенчесендә Казан артистлары концерт куячак. Милли ризыклар, милли киемнәр, милли ярминкә – татар базары була, анда 20дән артык сәүдә ноктасы эшләячәк.
Бөтендөнья татар конгрессы барлык Татарстанлыларны һәм республика кунакларын 18 апрель, шимбә көнне, “Туган авылым” комплексына “Карга боткасы” бәйрәменә чакыра.
Биредә бәйрәм концерты, Татарстанда тегелгән милли кием, милли ризык ярминкәсе, балалар өчен уеннар, сыерчык оялары конкурсы булачак. Һәркемгә бәйрәм казаныннан кайнар ботка һәм мәтрүшкәле чәй тәкъдим ителә. Шулай ук килгән кунаклар «Карга боткасы» йоласының тарихы, үзенчәлекләре белән танышачак.
18 апрель көнне 10.00 сәгатьтә “Туган авылым” комплексына “Карга боткасы” бәйрәменә рәхим итегез! Гаиләгез белән килегез!
Ильфира Нигъмәтуллина.