Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан итә! Театрның яңа брендына үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча тәкъдимнәр көтәбез!
Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының бердәм яңа стилен булдыру.
Конкурс профессиональ белем бирү учрежденияләре студентлары арасында 2 турда үткәрелә.
I турда эшләр уку йортының бәйге комиссиясе тарафыннан сайлап алына.
Конкурсның II турына индивидуаль хезмәтләр дә, иҗади коллективлар белән бергә башкарылганнары да кабул ителә. Бер кеше чикләнмәгән санда иҗади эш тәкъдим итә ала.
Конкурс 2018 елның 20нче сентябреннән 30нчы ноябренә кадәр дәвам итә. Эшләр 2018 елның 28нче ноябренә кадәр [email protected] адресы буенча кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон – 89872356688.