Әстерханнан Казахстанга төне буе бардык без. Юл буе иксез-чиксез дала, анда-монда, төнгә карамастан, дөя көтүләре очрый, ике ил чигенә җитә-җитә йөзләгән фура баскан – дөнья мәшәкатендә сату-алу эшләре һич тә туктамый бит, шулай кунып-төнеп, ничә илне кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп торалар алар.
Атырауга иртә белән килеп җиттек, биредә делегацияне “Татулык” җыр һәм бию ансамбле искиткеч матур татар җырлары, гармун моңнары белән каршы алды, бик зурлап кунак итеп, сый-хөрмәт күрсәтте, искитмәле көннәр булды биредә. Шушы истәлекләрне сезнең белән дә бүлешәсебез килә.
Атырау шәһәре
Атырау – Казахстанның иң үзенчәлекле шәһәрләренең берсе. Биредә тарих белән хәзерге заман бергә тоташкан кебек, ә күчмә халыкларның мәдәни мирасы заманча казанышлар белән бәйләнеп, шәһәргә ниндидер бер ямь биреп тора. Җаек елгасының ике ярында урнашкан булуы, Азия белән Европаның мохитен үзенә җыюы белән Атырау биредә яшәгән бик күп халыклар өчен шәһәр – ана булып тора. Хәзергесе вакытта биредә 165 меңгә якын кеше яши, шулар арасында татарлар һәм башкортлар да бик күп.
Атырауның тарихына килгәндә, ул 1640 елларда рус сәүдәгәре Гурий Назаров тарафыннан ны-гытма буларак нигезләнә. Озак та үтми, ул сәүдә үзәгенә әйләнә, аның аша Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтырган кәрван юллары үтә, шулай итеп, ныгытма урынына шәһәр барлыкка килә. Ничә гасырлар буе Гурьев исемен йөртә, ә инде 1991 елда Казахстан бәйсез дәүләт төзегәч, аңа хәзерге исеме бирелә.
Бүгенге Атырау шәһәре – казахларның нефтьчеләр башкаласы, чөнки утыз чакрым ераклыкта Каспий диңгезе башлана, бу аның икътисади һәм социаль үсешенә зур йогынты ясый.
Шулай ук Атырау – бай тарихи мираслы шәһәр. Казах халкы үзенең үткән язмышы белән горурлана, аны бренд итеп күрсәтә дә белә. Нәкъ шәһәр уртасында монументаль һәйкәл басып тора. Уфадагы Салават Юлаев һәйкәленә охшаш бераз. Ул казах халкының ике батыр улына – Исатай Таймановка һәм Махамбәт Утемис улына якты истәлек итеп салынган. Алар 1830 елларда Букей Урдасында Җангир ханга каршы фетнә күтәреп чы-галар, үз халыкларының иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшә-ләр һәм шуның өчен җаннарын да жәлләмиләр. Махамбәт туган җирен саклаучы көрәшче генә түгел, шагыйрь дә булган, шигырьләрендә халкының бө-еклеген, замандашларының ка-һарманлыгын билгеләп үткән. Казах халкы бүгенгесе көндә алар-ны ихтирам итеп, Ватанга чын мәхәббәт символлары дип саный. Шушы геройларның язмышы шә-һәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда да шактый урын алган.
.Музей
Атырауда булып, казахның тарихын барлаган музейга килеп карамыйча буламы соң? Әлбәттә, юк. Чөнки бу халыкның үз та-рихларына карата аларга гына хас булган аерым бер көче бар. Интерактив форматта булсынмы, күргәзмәсе булсынмы, барысын да аерым бер хис белән халыкка җиткерә белә алар. Үткән елда Җаек шәһәре белән Сарайчыкта ук мин шушы хисне күңелем белән тоеп, аны үз күзләрем белән күреп, ел буе сагынып йөрдем. Менә быел Атырауда да шул кабатланды. Хәтта мин аны әйтеп тә бетерә алмыйм, безнең яклар-да сирәк күренеш бу. Казахлар тарихларына горурланып, аны яратып карый беләләр, килгән кунаклар да ниндидер мәгълүмат алып кына китмәсен, шушы та-рихны үзләренә җәлеп итсен, дигән фикердә.
Менә без музей заллары буенча йөрибез. Аның фондларында па-леолит чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр Атырау өлкәсенең матди-рухи мәдәниятенә кагылышлы 30 меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында – бо-рынгы тәңкәләр, алтын-көмеш бизәнү әйберләре, балчык савыт-саба…
Музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе – 1999 елда Аралтуб Курганында археологик казулар барышында табылган «Алтын кеше». Курганда юлбашчының хәрби киемнәрен бизәгән алтын такталар, таяк (асатаяк) кисәкләре, шулай ук корбанга китерелгән ике ат һәм бөркет калдыклары, балчык чүлмәкләр табылган. Галимнәр аның безнең эрага кадәр II гасырда яшәгән сармат юлбашчысының кабере икәнлеген ачыклаган. Аралтубның башка курганнарында хәнҗәр кисәкләре, ук очлары, балчык чүлмәкләр, муенсалар да чыккан. Болар барысы да музей күргәзмәләрендә үз урынын алган.
Шулай ук биредә Домбра залы бар. Күбесе төрки халыкларының иң яраткан музыка коралының ниндие генә юк биредә. Искиткеч!
Музей залларында Алтын Ур-
да чорына багышланган мәгълүматлар да, экспонатлар да байтак. Казахлар моңа “үз тарихыбыз” дип бик зур игътибар бирә. Ә безнең Россиядә бу чор бүгенгесе көндә әлегә җентекләп өйрәнелмәгән. Барысы да алда әле, күрәсең…
Этноавыл
Музейдан соң без автобуска утырып, Атырау буенча экскурсиягә киттек. Җаек буенда казах юрталары күренергә тотынды, елга ярында атлары да бар, мин әйтәм: “Тарихи кино төшерә торганнардыр инде” дим. Автобусыбыз шул юрталар ягына борылгач, безне шушында китерәләр икәне аңлашылды. Биредә милли-мәдәни “Атырау этноавылы” комплексы урнашкан икән.
Казахларның этноавылларын күреп, мин шаккаттым. Менә, ичмасам, тарихка мәхәббәт! Безне капка төбендә үк каршы алган ап-ак күлмәкле, кызыл калфаклы милли киемгә киенгән казах кызлары шушы комплексның эченә алып керделәр. Биредә бер казах егете домбрада уйный, кызлар безне шубат һәм бавырсак белән сыйлый. Го-меремдә бер тапкыр да шушы шубат дигән нәрсәне эчкәнем юк иде, нәрсә соң икән ул дип, эчеп карадым үзен. “Ул нәрсә соң?” – дип сорасагыз, сезгә дә әйтәм: дөя сөтеннән ясалган катык дип аңладым инде мин аны. Агачтан ясалган бик матур савытларга салып бирделәр аны безгә. Казах бавырсагы белән ашап-эчсәң, телеңне йотасың. Бик тәмле бер зат булып чыкты!
Тамак ялгап алгач, этноавыл буенча киттек. Алда Чулпан апабыз. Гомер буе мәктәптә балалар укыткан ул, хәзер экскурсовод булып эшли, безгә казах телендә рәхәтләнеп үзенең борынгы бабаларының яшәеше турында сөйли. Арабызда рус кешеләре дә бар, ләкин үз теленнән бер дә оялмыйча, киресенчә, аның белән горурланып, “без бит бер төрки халык” дип, казахча яра. Аңлашырга тырышабыз инде хәлебездән килгәнчә. Менә Чулпан апа безгә казах өе – юрта турында сөйли, озын таяк алып, аны ничек төзегәннәрен җиткерә, әйтерсең гомере буе дала буйларында шушындый йортлар төзеп йөргән. Аннары шушы юртаның эченә алып керә. Мин һәрвакыт шушы өйнең эче бик кысынкыдыр дип уйлый идем. Ул безгә телевизордан яисә китап битләреннән генә шулай күренгән икән. Аның барча җиренә дөя йоныннан эшләнгән киез ябылган. Идәнендә келәмнәр, алар диварларда да эленгән, бик рәхәт! Урын да барысына да җитәрлек. Җәйнең эссе көннәрендә юрта эче салкынча, ә кыш көннәрендә ул бик җылы булган. Һәрбер әйбернең үз урыны бар: ястык-мендәрләр бер читкә җыештырып куелган, кулдан эшләнгән сандыклар, хәтта суыткыч ролен үтәгән кечкенә генә агачтан эшләнгән тартма да бар. Диварлар буенча йорт кирәк-яраклары эленеп куелган. Ниләр генә юк биредә: агач чәй сервизыннан алып, куй кырка торган кайчыга кадәр. Күчмә халыклар өчен бу бер дигән торак! Ә Чулпан апабыз борынгы бабаларының дала буй-лап тезелеп киткән юртадагы тормышын шулай иттереп сөйли, без яшебезгә дә карамыйча, авызыбызны ачып, тыңлап торабыз, әйтерсең лә, үзебез шушы заманнарга әйләнеп кайтып, биредә яшибез кебек.
Юртадан чыгып, этноавыл буенча, Чулпан апа артыннан калмыйча, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Балчыктан эшләгән өй янына туктап, фотога төшәбез, ясалма агач күпереннән чыгып, каралтылар эчендәге атларны карыйбыз, көнбатыш базары буйлап барабыз. Көмеш чулпыларны, беләзекләрне, алка-йөзекләрне киеп, күн каешларны тотып карыйбыз, янчыклар сайлыйбыз, сатулашабыз, һәм, ниһаятъ, сатып та алабыз. Истәлек өчен! Атырау бүләге!
Конференция
Әйе, казахлар үзләренең тарих-лары белән нык горурланалар, заманына күрә туристларны җәлеп итү программаларын кулланып, яшь буынны патриотик хистә тәрбияли дә беләләр. Бәлки шуның өчендер Атырау шәһәрендә барлык югары һәм урта профессиональ уку йортлары бер бистәдә – Студентлар проспектында урнашкан. Барча студентларның бер тирәдә укуның уңай яклары байтактыр.
24 сентябрьдә X Евразия фо-
румы кысаларында Халил Досмухамедов исемен йөрткән Атырау университеты базасында, „Евразия халыклары һәм дәүләтләре тарихында Каспий-Урал буе тарихи-мәдәни зонасы татарлары һәм казахлары. Тарих һәм хәзерге заман” дип аталган конференция булып үтте. Безнең төбәк тарихын өйрәнүчеләр десантыннан башка, бирегә Казахстан галимнәре, тарих белгечләре дә җыелган иде. Хәтта Калмыкиядән онлайн чыгыш ясаучы профессорлар да булды. Көне буена сузылган чара татар, рус һәм казах телендә барды. Казахстанның татарлар һәм башкортлар конгрессы рәисе Тәуфыйк Әкрам улы Кәримов үзенең чыгышында биредәге танылган татарлар турында сөйләде. Шунысын да әйтеп үтәм, аның бабасы Әдгам Кәримов – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы вакытында Белоруссия җирен азат иткәндә батырларча һәлак була. Аның турында биредә форумның делегаты Альмира Шиһап кызы Омарова сөйләде.
Татарстан делегаты, тарих фәннәре докторы Фәйзулхак абый Исляев үзенең чыгышында “Казах белән татар халкының тарихы бер тамырдан – ашин (бүре) ка-биләсеннән килә. Безнең халыкларның борынгы кабиләләренең тамгаларында бик күп бүре сыйфаты очрый. Безне шулай ук урта гасыр тарихы – Каганатлар, Алтын Урда чоры да берләштерә. XVIII гасырдагы Батырша фетнәсе вакытында Җаек елгасы буена чыгып, казахлар татарларга ярдәм кулы суза (Батырша үзе безнең Нижгар якларыннан була), хәзергесе көндә дә без бер-беребез белән тыгыз элемтәдә торабыз”, – дип сөйләде.
Азнакай язучысы Марсель Гарипов исә үзенең чыгышында болай диде: “Тукай Җаекта яшәгәндә казахларның белемгә омтылышы көчле, әмма аларның мөмкинлекләре булмаган”, – дип искә төшерде. Ләкин заманалар нык үзгәрде. Шунысын да әйтергә кирәк: Казахстанда тарих фәне бүгенгесе көндә бик алга киткән, алар үзләренең үткәненә безнең Россия карашы белән түгел, үз фикерләре белән карый. Әйе, бу инде бөтенләй башка караш.
Пленар утырыш фикер алышу белән тәмамланды, анда чыгыш ясаучылар конференция эшенә югары бәя бирде, аның тарихи-этнографик юнәлешен, галим-нәрнең һәм туган якны өйрәнүчеләрнең тарихны тирәнтен өйрәнүен билгеләп үтте.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, казах, татар, рус телләрендә чыгышлар күп булды. Казах галимнәре Татарстанда һәм башка төбәкләрдә татарлар арасында туган якны өйрәнү җәмгыятьләренең күп булуына гаҗәпләнделәр. Әйткәнемчә, анда күбрәк ил тарихына, аның бәйсезлеге өчен көрәшкә зур игътибар бирәләр. Төбәк тарихын өйрәнү вакыты да килер әле. Ә халыкларыбыз шушы тарихны тирәнрәк белергә ярдәм итүче уртак конференцияләр уздыру тәҗрибәсен алга таба да дәвам итәргә кирәге чыгар әле дип ышанып, киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып, аерылыштык. Алда безне Тукайны шагыйрь иткән Җаек шәһәре көтә.
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
төбәк тарихын өйрәнүче.
Зур Рбишча.