1935 елда Касыймдагы Хан мәчете ябылганнан соң беренче мәртәбә мөселманнар бу бинага төравих намазына җыелды.
Бу атнаның дүшәмбесенә Хан мәчетенә элеккеге заманнарда кебек үк шәһәрнең үзеннән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да кешеләр килгән иде. Намазны Рязән өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Балтачеев үткәрде.
Тәравих намазларына өлкә татарлары күпләп яшәгән башка урыннарда да җыелалар: Рязәннең гыйбадәт йортында, Бустан авылында, Скопин һәм Михайловтагы гыйбадәт бүлмәләрендә.