20 февраль көнне Кушнаренко районы үзәк китапханәсенә
«Каурый каләм» конкурсының унынчы еллыгы гына түгел,
туган телләр көне дә билгеләп үтелде. Районның яшь
иҗатчылары арасында сәләтле каләм ияләре бар. Ел
дәвамында барган бәйгедә мәктәп яшендәге 50-дән артык
укучы бала катнашты.
“Каурый каләм» район иҗат конкурсы 2015 елда
республикада игълан ителгән Әдәбият елы алдыннан
старт алды. Алдагы елларда да район мәктәпләре
укучылары арасында дәвам тапты. Бәйгенең төп
максатлары: туган телгә, әдәбиятка һәм гомумкешелек кыйммәтләренә
мәхәббәт хисе тәрбияләү; каләм белән дуслашырга
омтылган сәләтле балаларга профессиональ ярдәм
күрсәтү.
Конкурста катнашучылар шигърият, әкият, эссе, рәсемнәр
буенча жанрларын рус, башкорт һәм татар телләрендә үз
әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Номинацияләр дә бик күп
төрле иде: «Өметле каләм», «Тату гаилә – милләтем
киләчәге», «Семья – корни твои и дом», «У каждого она
одна – Родина своя», «Өйрәнчек каләм», «Милләтем
ядкәрләре», «У войны суровые законы и победы высока
цена».
Конкурсны районның мәдәният бүлеге начальнигы,
Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы
Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре советы
әгъзасы, шагыйрь һәм бард Десяткин Александр
Юрьевичка сәламләде.
Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессы Башкарма
комитеты рәисе урынбасары, депутат ярдәмчесе Зәлия Ахунова
Дәүләт Җыелышы–Корылтае һәм татар Конгрессы исеменнән рәхмәт
хатлары тапшырды. Урындагы татар Конгрессы җитәкчесе Котдусов
Ильфир Бөтендөнья татар Когрессы исеменнән рәхмәт хатлары һәм
бүләкләр белән зурлады.
Конкурска нәтиҗәләрне Россия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, «Ак калфак» оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәндидә Харрасова һәм Конкурсның Оештыру комитеты ясады. Ә бәйгенең лауреатлары шагыйрә Фәндидә Харрасованың премиясе һәм шигырьләр китабы белән бүләкләнде. Шунысы сөенечле, үсеп килүче яшьләр арасында да өметле каләм ияләре бар икән. Моны районның үзәкләштерелгән китапханә системасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпләрнең тел һәм әдәбият укытучылары һәм шагыйрә Фәндидә Харрасова тарафыннан оештырылган «Каурый каләм» конкурсы ачык күрсәтте. Мондый иҗади бәйгеләр берләштерә, аралаштыра, иҗат итәргә илһам өсти. Каурый каләмне юлдаш иткәннәргә иҗади уңышлар телибез!