Узган гасыр башында Татарстанның Кайбыч төбәгендәге берничә авылдан – Кече Кайбычтан, Олы Кайбычтан, Бәрлебашыннан, Кошманнан халык башта бәхет эзләп (Столыпин реформасы вакытында), аннан 1921 елны Идел буендагы ачлыктан качып, Себергә – Төмән өлкәсенең Түбән Тауда районы Киндерле авылына килеп урнаша. Еллар уза, гаиләләр шушында урнашып кала. Кызганыч, туган яклар белән дә элемтәләр өзелә. Бер гасыр узгач менә шул элемтәләрне барлау, табу ниятеннән, узгач ел Киндерле урта мәктәбе укытучылары Кайбычта булдылар. Шушы сәфәр кысаларында Киндерле мәктәбе белән Кайбыч районы Кошман урта мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Инде менә Кайбычтан Киндерле гә зур делегация килде. Аларны Киндерле урта мәктәбендә каршы алдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, Киндерледә туып-үскән шагыйрь, Тукай бүләге лауреаты Шәүкәт Гадельша иҗатына багышланган ачык дәрес карадылар. Аннан туган телне саклауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда Түбән Тауда мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Рокина да катнашты. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.




