Бүген Кайбыч районы мәктәпләрендә Бөтендөнья «Татарча диктант» белемнәрне тикшерү акциясе булып узды.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Акциядә 15 мәктәптән 457 кеше катнашты.
Чыганак: kaybici