
–Кошманда төзелүче бу балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән һәм аның заказчысы – Татарстандагы баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Бүгенге көнгә төзелеш эшләренең 80 проценттан артыгы төгәлләнде инде, объектны 1 августка өлгертергә тиешбез. Балалар бакчасы төзү 75 миллион сумга төшә, – диде Айрат Яфизов. – Монда балалар өчен уен, йокы бүлмәләре, иркен кухня, хезмәткәрләр, каравылчы өчен аерым бүлмә, санузел һәм башкалар булачак.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина бу балалар бакчасының авыл өчен бик кирәк булуы хакында әйтеп узды. Соңгы елларда бу авылда балалар күп туа, шуңа да мәктәпкә урнашкан хәзерге балалар бакчасында урын җитәрлек түгел. Ике мәчетле бу авылда сабыйларны милли рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.