tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды
Кайбычта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды

Кайбычта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды

Бүген Кайбыч районына татар хатын-кызлары җыелды. Ак калфаклылар биредә күчмә утырышка җыелып, гореф-гадәтләребезне саклау, балаларга милли тәрбия бирү хакында фикер алыша. Чарада Апас, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Чүпрәле, Югары Ослан, Кайбыч районнарының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре килгән иде.

Күчмә утырыш алдыннан ак калфаклылар районда алып барылучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар Кошман авыл җирлеге, мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп эшчәнлекләре, Подберезье җирлегенең “Мельница” музей комплексы белән танышты. Шулай ук  халкыбызның танылган опера җырчысы Галия Кайбицкая музеенда да булды. Ул тумышы белән Кайбыч районыннан.

Бүген Кайбыч районында “Кичке уен” фестивале дә узды. Ак калфаклылар әлеге чарада да актив катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*