Кайбыч районында “Татарча диктант” акциясендә 19 язу ноктасы эшләде, алардан 18 мәктәп һәм 1 мәчет. Барлыгы 567 кеше катнашты. Иң олы катнашучылар – Чүти авыл җирлегендә яшәүче 71 яшьлек Әхмәтшина Галия һәм Кайбыч мәчетендә үз белемен тикшергән Фәттахова Зилә, шулай ук 71 яшьлек. Иң яшь катнашучы – Абдуллина Гүзәл Олы Кайбыч мәктәбе укучысы иде. Аңа октябрьдә 11 яшь тулды, дип хәбәр итәләр Кайбыч районыннан.