Бүген шагыйрь Әнгам Атнабаевның бертуган энесе, Башкортстанда гомер итүче милләттәшебез Мәгъдән Касыйм улы Атнабаев 92 яшендә вафат булды.
Мәгъдән Касыйм улы абыйсы Әнгам Атнабай иҗатын танытуда һәм яшь буынга җиткерүдә, аның китапларын бастыруда зур эшләр башкарды, Тәтешле районында абыйсына һәйкәл булдыруда күп көч түкте. Соңгы көннәренә кадәр Мәгъдән Касыйм улы туган авылы Иске Күрдемдә имамлык итте. Актив җәмәгать эшлеклесе буларак, ул Бөтендөнья татар конгрессы белән дә һәрдаим элемтәдә торды. Татарстаныбызның башкаласы Казанда да көтеп алынган, хөрмәткә лаеклы аксакал иде.
Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!