Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы бөтен гомерен музыка сәнгатенә багышлаган, күренекле композитор София Әсгат кызы Гобәйдуллина вафат булуы сәбәпле, гаиләсенең, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
София Гобәйдуллина 100дән артык симфония, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка язган дөньякүләм танылган композитор. Ул һәрвакыт туган төбәге Татартсан белән элемтәдә булды, Казанда “Заманча музыка фестивален” оештырып, үзенең сәнгать әсәрләре белән Казан тамашачсын һәрдаим сөендереп килде. София Гобәйдуллинаның күпьеллык сәнгать хәзинәссендә милли фольклорга нигезләнгән, татар традицион музыкасына яңа офыклар ачкан әсәрләре дә бихисап күп иде. Аның күңелендәге татарлыгы музыкада гына түгел, ә иҗтимагый эшләрдә дә ачык чагылды. Төрле елларда ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы булып торды.
София Әсгат кызының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!