Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган татар халкының күренекле улы, күп еллар дәвамында Монреаль татар Ассоциациясен җитәкләгән Талип Кудеки вафат.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Урыны җәннәттә булсын.
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты