Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Тольятти шәһәрендәге милли мәдәни тормышны җанландыру, үстерү эшенә зур өлеш керткән милләтпәрвәр шәхес, Тольятти шәһәрендәге татар милли мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе, эшмәкәр, “Стройград” финанс-төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры
Нурмөхәммәтов Рәшит Равил улының
вакытсыз вафат булуы сәбәпле гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аларга сабырлык тели. Рәшитнең урыны оҗмахта булсын.