tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

Мөхтәрәм Фәнирә ханым, Ильяс кардәшебезнең гаиләсе, туганнары, дуслары, якташлары!

Татарстан Республикасы Рәисе мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән күренекле эшмәкәр, үз халкы, үз төбәге, үз иле өчен җан атып яшәгән милләтпәрвәр һәм ватанпәрвәр шәхес Гыймадетдинов Ильяс Исмәгыйль улы фаҗигале төстә һәлак булу сәбәпле авыр кайгыгызны уртаклашам, сезгә сабырлык телим.
Ильяс Исмәгыйль улының вакытсыз арабыздан аерылуы халкыбыз өчен зур югалту! Татар дөньясының иң үрнәк гаиләләреннән берсенең вәкиле буларак мәрхүм үзе исән вакытта милләтебезгә, динебезгә һәм Ватаныбызга бик күп изге гамәлләр кылды. Барыбыз өчен дә өлге булып торган әлеге гаммәлләре аңа савап буларак язылганына шигебез юк. Ильяс кардәшебезнең урыны Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Олы ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе
В. Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*