tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайтаваз
Кайтаваз

Кайтаваз

Мәүлет Саюковныӊ «Сембер төбәге шагыйрьләр һәм язучыларга бай» дип исемләнгән мәкаләсенә карата фикерләрем белән бүлешәм.

Татарстан Язучылар берлегенеӊ шәрәфле әгъзасы, «Ѳмет»ебез битләрендә басылган күп санлы әсәрләре һәм өлкә нәшриятында нәшер ителгән берничә китабы аша Сайман авылыныӊ данын барлык төбәкләргә тараткан каләмдәшем Мәүлет Саюковныӊ «Сембер төбәге шагыйрьләр һәм язучыларга бай» дигән мәкаләсен зур кызыксыну белән укып чыктым. Миӊа калса, биредә язучы, күнегелгән гадәт буенча, кайбер авторларны мактап килә-килә дә, чеметеп алам, дип ашыгыч нәтиҗәләр ясап ташлый. Шигырьләрем камил түгелләр шул, дип язуыма карамастан, үземнеӊ тезмә әсәрләрем чәчмә әсәрләремә каршы куелу белән килешеп бетмәвемне әйтмим. Сүз Наилә ханым Потееваныӊ «соӊгы мәкаләсе»нә кагылышлы. Автор үзенеӊ әдәби тәнкыйтендә нигәдер аныӊ исемен атамаган. Фаразлау буенча, ул – «Сабан туе дөнья буйлап атлый» булырга тиеш кебек. Уйлап карыйк әле, чынлап та, язма «мәгънәсезрәк (ни о чем)» һәм анда «ашарга» бернинди азык та юк микән?

Иӊ беренче шуны әйтергә кирәк, Наилә ханымныӊ әлеге мәкаләсе – публицистик әсәр. Аныӊ төп максаты – укучыга мәгълүмат бирү, әхлак күзлегеннән карап, аӊа йогынты ясау һәм карашын уӊай якка үзгәртү. Бу яктан якын килсәк, аӊа тел-теш тидереп булмый. Укучыга, бик борынгы заманнардан алып, бүгенге көнгә килеп җиткәнче озын юл үткән Сабан туе турында, әтрафлы итеп, әхлакый мәгълүмат бирелә, аӊлап укыганда, милләтен санга сугарга теләмәгән милләттәшләрнеӊ дә карашларын уӊай якка үзгәртеп куярга мөмкин. Дөрес, Наилә ханым кайбер мәкаләләрендә үзен купайта төшә, тик анысы да шәхсән үзе үткәргән, йә булмаса үткәрелүен оештыруда катнашкан дини, мәдәни чаралар хакында язганда гына. Район күләмендә шундый зур чаралар үткәргәч, аз-маз мактанып алу да гөнаһ түгелдер, минемчә. Димәк, Наилә ханымныӊ «Сабан туе дөнья буйлап атлый» мәкаләсендә мәгънә дә бар, укый белгән кешегә, Мәүлетчә әйтсәк, ашарга азык та җитәрлек. Язманыӊ бераз сүлпәнрәк күренүенә килгәндә, проблема булмавы йогынты ясый кебек. Хәер, бәйрәм турында язганда нинди проблема булырга мөмкин? Наилә ханым ничек уйлыйдыр тагын?

Ә минем каләмдәшләргә әйтәсе килгән йомгаклау сүзем шул: язучыныӊ теге яки бу әсәрен тәнкыйтьләргә уйлыйсыз икән, беренчедән, тәнкыйтьлисе әсәрнеӊ хасиятенә төшенү кирәк, икенчедән, тәнкыйтегез дәлилле булырга тиеш. Әдипнеӊ, тулаем, йә шигърияте, йә прозасы хакында фикер әйтергә җыенасыз икән, аныӊ шул жанрдагы барлык әсәрләренә тәфсилле анализ ясау сорала, югыйсә, тәнкыйть дигәнегез шакшы су чиләгенә әверелеп калуы бар…

Ирек ФИРГАЛИЕВ,

Абдулла авылы

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*