tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кайтаваз. Илһам Шакиров»: ике буын нәрсә турында сөйләшә?
«Кайтаваз. Илһам Шакиров»: ике буын нәрсә турында сөйләшә?

«Кайтаваз. Илһам Шакиров»: ике буын нәрсә турында сөйләшә?

Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының элекке бинасының Зур сәхнәсе моңлы кайтаваз һәм хәзерге заман тавышлары мохитенә чумды. «Калеб» яшь буын җыены мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка багышланган концерт оештырды.

КОНЦЕРТ АЛДЫННАН

Дөресен әйткәндә, «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертының рухи ләззәт бирәчәген һәм югары дәрәҗәдә зәвыклы булачагын һәркем белеп, сизеп баргандыр. Илһам ага җырлары «Калеб»леләр (ә алар – без барыбыз да белгән билгеле артистлар) тарафыннан башкарылгангамы, күңел моңлы концерт көтте. Гомумән, «Калеб» яшь буын җыенына ышанычы зур халыкның – аларның иҗат җимешләре белән «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында танышып баргач һәм төрле чараларда тыңлагач, артистларның иҗаты турында күзаллап була. Җырчылар икешәр җыр башкарды – берсе Илһам Шакиров репертуарыннан булса, икенчесе – әйткәнемчә, лаборатория кысаларында туган җыр иде.

ИЛҺАМ ШАКИРОВ БЕЛӘН «КАЛЕБ»ЛЕЛӘР ОЧРАШУЫ

Концертта җырлар белән шигырь үрелеп барды – «Калеб» шагыйрьләре Илһам Шакировка багышланган шигырьләрен укыдылар. Сүз уңаеннан, алар җырчының үзе белән очрашып, әлеге шигырьләрен аңа да ишеттерү бәхетенә ирешкәннәр. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, «Калеб»нең «әнисе» Гүзәл Сәгыйтова сәхнәдә ассызыклап үтте:

– Безнең өчен бүген бик дулкынландыргыч вакыйга – «Калеб» яшьләре: композитор, шагыйрь, җырчыларыннан сезгә зур рәхмәт! Хәтерләсәгез, без «Калеб»нең беренче елларында Камал театрының Кече сәхнәсендә чыгыш ясый идек. Ул вакытта кече сәхнә безгә зур булып күренә иде. Фәрит Бикчәнтәев белән Илфир Якуповка, шул вакытта безгә ышанганнары өчен, зур рәхмәтебезне җиткерәбез! 

«Калеб» өчен Илһам абый бик якын кеше. Әле 10 ел элек без Татар дәүләт Филармониясендә кече форматта аның белән җылы очрашу уздырган идек: шагыйрьләр махсус аның өчен шигырьләр язды – бүген шул шигырьләр сәхнәдән яңгыраячак. Алар өчен монда чыгыш ясау бик дулкынландыргыч, ләкин сез аларны чын профессиональ артистлар итеп кабул итсәгез иде! – диде ул.

СӘХНӘДӘ – ШАГЫЙРЬЛӘР

Шагыйрьләрдән – Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Баттал, Булат Ибраһим, Эльвира Һадиева, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах чыгыш ясады. Ә инде сәхнәдә җырчылар «Безнең җыр» лабораториясендә туган җырларны башкарганда, экранда җырның музыка һәм текст авторлары чыгып баруы бик уңайлы булды. Күзәтүләрем буенча, Гөлүсә Батталова шигырьләренә иҗат ителгән җырлар күп иде. Әгәр аларның шигырьләре Илһам Шакиров өчен язылганын алдан әйтмәгән булсалар, мөгаен, тиз генә чамаламас идем. Чөнки аларның һәрберсе дә образларга бай һәм уйландыра торган шигырьләр иде – шул ягы белән ошады да. Булат Ибраһим җырчы белән икәүдән-икәү калып «сөйләшсә», Лилия Гыйбадуллина аның җырларын дога белән тиңли, Гөлүсә Баттал «халыкның Илһамы» булганга горурланып язган, Йолдыз Миңнуллина «Карурман» аша күзаллаган – кыскасы, һәр шигырьнең үзгә мәгънәсе һәм тавышы бар иде. Сәхнәгә шагыйрьләрнең үзләре чыгуы әйбәт булды дип саныйм.

ИМЕШ-МИМЕШЛӘР ТУРЫНДА ШАЯРУЛАР

Концертны Татарстанның атказанган артистлары: К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова белән Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры артисты Эмиль Талипов алып барды. Аларның үзара төрттереп сөйләшүләре халыкка хуш килде. Мәдәният өлкәсендә йөргән имеш-мимешләрне дә телгә алдылар. Мәсәлән, Эмиль режиссер Айдар Җәббаровның Тинчурин театрында эшли башлаячагын, Илһам Шакировка багышланган спектакльдә җырчыны Артем Пискунов уйнаячагын, Тинчурин театры үзе Камал театрының элекке бинасына күченәчәген, һәм башка темага шаярып алдылар. Кайсы сүзләре чын икәнен тамашачы аңларга да өлгерми калды. Гомумән, Эмиль Талипов күп кызларның «крашы» инде ул – сәхнәгә чыгып басуы гына да күзләргә рәхәт, үзенә хас юморы аеруча кәефне күтәрә.

Артистларга килгәндә, сәхнәдә Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов, Илгиз Шәйхразиев катнашты. Шәхсән минем өчен Рөстәм Хөсәенов көн ачышы булды. Хәтта аны Илһам Шакировның дәвамчысы дип курыкмыйча әйтә алам. Иҗаты дәвамлы булсын иде яшь җырчы егетнең! Аңа тамашачы һич туктамый алкышлады.

ДӘВАМЛЫ БУЛСЫН!

Концертның башыннан ахырына кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, дирижеры – Ильяс Камал катнашты. Оркестр катнашындагы концертның йөрәккә үтемле булачагы билгеле инде. Бу концертта чын мәгънәсендә һәркем рухи ләззәт кичергәндер. Ләкин мин концерт Илһам Шакиров репертуарындагы җыр белән тәмамланыр дип көткән идем. «Казан» җырына карата бер каршы фикерем юк, әмма ул «кайтаваз» белән тәмамланган булса, тамашачы кушылып җырлап, әлегә матур нокта куеп торыр иде. Нигә әлегә дим, чөнки алга таба «Калеб» шәхесләребезгә багышлап концерт куюны дәвам итәчәк, диделәр. Дәвамлы булсын! Мондый кайтавазлы концетлар халыкка бик кирәк.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*