27 мартта Казан шәһәре Киров районының В.А.Григорьев исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 81нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XXIV нче төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укулары үтте. Икенче этапка Россия төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 160 эш үткән.
Катнашучылар 12 секциягә бүленеп үзләренең фәнни эшләрен якладылар. Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән Нургалиева Әдилә 3 нче урын (җитәкчеләре Әхмәдиев Ф. Р., Марданова Р. С.), Сәләхова Нәсимә 1 нче һэм 3 нче урын (җитәкчесе Хаҗиева Ф. Ф.), Фәйзрахманов Салават 1 нче урын (җитәкчесе Самигуллина Р. Ш.), Корбанова Зилә 3 нче урын (җитәкчесе: Хашимова Г.Р.), Бәдыгиев Искәндәр (җитәкчеләре: Садикзянова З.З., Садикзянов Б.А.), Балтач мәктәбеннән Музипова Алсу 3 нче (җитәкчесе: Иванова А. Б.), Кабирова Зәринә 2 нче (җитәкчесе: Борһанова Д.И.), Урта Көшкәт урта мәктәбеннән Исаев Егор 3 нче (җитәкчесе: Гафиуллина Г.М.), Түнтәр мәктәбеннән Нургалиева Гөлгенә 2 нче урын, Хәбибуллина Азалия 3 нче урын (җитәкчеләре: Рамазанова Г.Г.), Норма мәктәбеннән Марданов Раил 2 нче урын (җитәкчесе: Гатауллина Л. Ф.) алдылар. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды. Укучыларны һәм аларның остазларын зур уңышлары белән котлыйбыз!