tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Каюм Насыйри мирасы – тәрбия үрнәге” дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды
“Каюм Насыйри мирасы – тәрбия үрнәге” дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды

“Каюм Насыйри мирасы – тәрбия үрнәге” дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды

Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Каюм Насыйри мирасы – тәрбия үрнәге” дип исемләнгән семинар-киңәшмә уздырды. Бу чара Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды. Чара эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды. Район Советы аппарат җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Рәзинә Хөрмәтулла кызы Ак калфак оешмасының эшчәнлегенә зур бәя биреп, яңадан-яңа уңышлар теләде.

Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Олы Шырдан авылында мулла гаиләсендә туа. «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала. Казан дәүләт университетында ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөри, үзлегеннән рус телен өйрәнә. 1855–1871 елларда ул Казан руханилар училищесенда һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. 1871 елда Казанда үз мәктәбен оештыра. 1879 елдан, нигездә, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*