28 нче май көнне Югары Ослан районының бер төркем мәгърифәт ияләре — татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы рәисе Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина җитәкчелегендә Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылына сәфәр кылды.
Бу чара «Күпкырлы Россия» Бөтенроссия маршруты кысаларында «Галим-энциклопедист эзләре буенча» мәдәни-туристик маршрутын гамәлгә ашыруда катнашу максатыннан, бөек мәгърифәтче, татар галиме, энциклопедист, тарихчы, этнограф, әдәбият белгече, публицист Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлап оештырылды.
Бик җылы очрашу булды бу: Каюм агабызның туган авылы, аның исемендәге мәчет, музей-китапханә, Россиянең иң карт агачлары реестрына кертелгән 50 еллык тал, Насыйри коесы кебек истәлекле урыннарда булу бәхетенә ирештек без.
Алдан ук сөйләшенеп куелган вакытта безне музей мөдире Минаева Гүзәл Юныс кызы каршы алды. Чыгышы белән ул Яшел Үзән районының Ачасыр авылыннан, 1980 нче елларда Казан университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Ул — якташы турында искиткеч бай материаллар туплаучы, аның мирасын армый-талмый халыкка җиткерүче, татар телен, әдәбиятын, тарихын, динен чын күңелдән яратучы, кешене таң калдырырлык итеп үзенә җәлеп итә белүче ханым булып чыкты.
Музейның бүгенге хәленә килгәндә, Каюм Насыйри үзе яшәгән чорда салынган мәчет һәм китапханәгә зур ремонт ясалган. Шуңа өстәп, бик матур чәй йорты төзелгән, Насыйри коесы да реставрацияләнгән. Бу эшләрне К.Насыйри туган җирен торгызу фонды директоры, аның ерак туганы — хәйрияче Асия Наил кызы Гобәйдуллина җитәкли. Ә Саимә ханым Миннуллина килгән кунакларны К.Насыйри рецептлары буенча әзерләнгән чәйләр белән сыйлый.
Язның иң матур чорында шундый әһәмиятле чараны оештыра алу безгә зур шатлык китерде. Чөнки күңел түрләребездә туган җиребезнең күренекле шәхесләренә карата горурлык һәм ихтирам хисләре тагын да арта төште. Бу сәфәр безнең җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сихәт алып кайтты.
Шунысы кызганыч, бөек мәгърифәтчебезнең 200 еллык юбилеена багышланган ел булуга карамастан, бу изге урынга килүчеләр саны әле һаман да аз булып кала. Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге бай һәм зур музей да әлеге көндә ремонтта. Әлеге фактлар безне бик борчыды…
Гөлгенә Дәүләтшина