Татар халкының бөек язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Апуш» татар балалар театр студиясе аның мирасын яңарта – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә.
7 һәм 24 февраль көннәрендә 16.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә.
Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча «Әбүгалисина» спектакльнең премьерасы 2023 нче ел башында булган иде. Бу юлы мюзикл яңа сулышта сәхнәләштереләчәк: Әбүгалисина, Хәлвәфруш, Гөлчәһрә, патшабикә рольләрен яңа состав тәкъдим итә. Шулай ук спектакльдә студиягә йөрүче барлык 39 шәкерт тә, шул исәптән яңа килеп кушылган укучылар да катнаша.
Тамашага әзерлек декабрьдә башланды. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов,Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, сәхнә теле укытучысы Гүзәл Шакирова, «ШАЯН ТВ» телеканалының музыкаль мөхәррире, вокал укытучысы Наилә Закирова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.
Спектакльнең инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, музыкасын Зөлфәт Вәлиуллин, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Искәртеп узыйк, Әбүгалисина − реаль шәхес, Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч. К.Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.
Спектакльнең сюжетына килгәндә, ул төп геройларның каршылыгына, көрәшенә корылган: абыйлы-энеле Әбүгалисина белән Әбелхарисбер ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем ала, тик алган белемнәрен бертуганнар төрле максатларда куллана. Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм яхшылыкка омтылу турындагы бу тарих «Апуш» студиясенә хас булганча җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара!
Чыганак: mincult.tatarstan.ru