tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каз каурые сибелгән инеш буе юлына…
Каз каурые сибелгән инеш буе юлына…

Каз каурые сибелгән инеш буе юлына…

Якташларыбыз «Каурый төшә карларга» бөтенроссия каз өмәсе фестивалендә катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үткәргән чараның Мөслим районы җирлегендә узуы табигый. Чөнки Татарстанда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә Мөслим ягының бренды булып тора.

Милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклауны һәм үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тотучы чарада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Яшьлек” спорткомплексында узды. Биредә тамашачылар һәм катнашучылар игътибарына музыкаль-театральләштерелгән композиция тәкъдим ителде.

Мөслим якларында туып-үскән Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновларның чыгышы барыбыз өчен дә матур бүләк булды.

Чара кысаларында шулай ук осталык дәресләре, күргәзмә һәм ярминкә оештырылган иде. Көн дәвамында халкыбыз моңнары яңгырап торды, теләгән һәркем уеннарда катнашты. Каз йоныннан, мамыгыннан, маеннан һәм итеннән ясалган эшләнмәләр һәм продукцияләр сатып алырга мөмкин иде.

Фестиваль-бәйгенең чикләре елдан-ел киңәя бара. Узган ел 8 төбәктән эшләр кабул ителгән булса, быел әлеге чарада 18 өлкә осталары катнашкан икән.

«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова бәйгегә килгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште һәм милли традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Конкурс 7 номинация буенча үткәрелде. Похвистнево районының Мәчәләй авылы уңганы Тәслимә Мостафина һәм “Самарбикә” оешмасы вәкиле Мәрьям Сөләйманова “Каздан пешерелгән татар халык ашлары” номинациясендә 3нче урынга лаек булдылар. Конкурста катнашу өчен видеоны оешма җитәкчесе Зөлфия Таштабанова Мәчәләй авылында Мәрьям ханым йортында төшергән.

“Күпләп каз асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә ки-ендерү” номинациясендә казларын үзе бәйләгән киемнәргә киендереп, видео төшереп җибәргән Гали авылы остабикәсе Нурия Вәлиева да 3нче урын алды.

Фестивальдә катнашудан бик матур, уңай тәэсирләр алып кайттык. Мөслим зур булмаган район үзәкләре арасында үрнәк булып тора. Анда балаларың, гаиләң белән бәхетле тормыш алып бару өчен барысы да бар. Барлык йортлар да матур, төзекләндерелгән, тротуарлар тигез, бөтен җирдә чисталык. Кунакханәләр, балалар өчен уен үзәкләре, музей, китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары эшләп тора, анда авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне, казлар үрчетүне һәм башка терлекчелекне үстерүгә зур игътибар би-релә. Эш урыннары күп, хәтта эшче куллар җитми дә әле икән. Яшьләрне туган җирләрендә калдыру өчен актив эш алып барыла. Мөслимдә яшәүчеләр туган якларын бик яраталар.

Зур булмаган шәһәрдә регионара фестиваль оештыру, үз төбәкләрен үстерү, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү, милли-мәдәни традицияләрне һәм гаиләне ныгыту район һәм Татарстан Республикасы хакимиятләренең дөрес сәясәт күрсәткече булып тора. Мондый җирлекләргә барып, өлкәбез авылларын үстерү өчен тәҗрибә өйрәнү яхшы булыр иде, дип уртаклашалар хис-кичерешләре белән Самара өлкәсе остабикәләре.

Зөлфия ТАШТАБАНОВА, Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА

«Бердәмлек»

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*